Центральная библиотека

"Үз муллыгы белән көзләр килә"

   Муллык белән җиргә килә көзләр,

   Көзге муллык кыла тантана.

  Бакчадагы тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Көзнең алтынлыгы, аның байлыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. 23 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре уку залында «Сердәш » клубына йөрүчеләр  белән «Үз муллыгы белән көзләр килә» дип исемләнгән очрашу  кичә үткәрде. Чарада көзгә кагылышлы сынамышлар, табышмаклар искә төшерелде.  М.Мәһдиевның “Бәхилләшү”  романыннан өзек, С.Гәрәева шигырьләре, җырлар, күңелле уеннар – барысы да иң матур ел фасылларының берсе – көз турында булды.  Кичәбез ахырында  җиләк – җимештән букет ясау буенча осталык дәресе күрсәтелде.