Центральная библиотека

"Тапкырларга табышмак"

14 август көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән "Тапкырларга табышмак" исемле интеллектуаль уен үткәрделәр. Әлеге халык авыз иҗаты уены аша балаларның фикерләү сәләте үстерелә, аларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләнә. Чара барышында катнашучыларга "Яңа китаплар дөньясы" исемле күргәзмә тәкъдим ителде һәм китапларга күзәтү ясалды.