Центральная библиотека

Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу буенча конкурсында җиңүчеләр

Ел саен Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу буенча конкурсларда катнашалар.

Быел да, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә, Алан авыл китапханәсе (китапханәче - Хисамиева Гөлназ Әзһәм кызы) «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә җиңеп, 100000,00 сум күләмендә субсидия алды.

Ә Казаклар авылы китапханәчесе Рахматуллина Альбина Альберт кызы «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә җиңеп, 50000,00 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.

Хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз! Аларга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм эшләрендә уңышлар телибез!