Центральная библиотека

"Йөрәк җылым сиңа, әнием!

     5 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан “Йөрәк җылым сиңа әнием” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәнең кунаклары булып бүгенге көндә  уллары хәрби хезмәттә булган Теләче районында яшәүче барлык солдат әниләре, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы чакырулы иде. Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы  ачып җибәрде. Чара барышында солдат әниләре хөрмәтенә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, солдат хезмәтен үтәүче егетләрдән килгән хатлар укылды, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлау сүзләре яңгырады һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Традициягә әверелгән әлеге кичә елдан ел ямьлерәк һәм үзенчәлеклерәк итеп уздырыла. Шулай ук кичәгә багышлап күргәзмә һәм презентация эшләнде.