Центральная библиотека

"Язучы һәм мәгърифәтче - Каюм Насыйри"

 Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт  кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән  татар  галимнәре һәм әдипләре шактый күп. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.

1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.

К.Насыйриның кыю фикерләре, әдәби, фәнни хезмәтләре үз чорында җитәрлек бәяләнмәгән. Әмма алар халыкның киләчәгенә нык ышанган патриот әдипне мәгърифәт эшеннән туктата алмаганнар. Ул әдәби, фәнни, педагогик хезмәтләрендә Россиягә, рус халкына мәхәббәтен, аның киләчәгенә зур өметләр баглавын күрсәтә.

Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулу уңаеннан, 5 февраль көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен, “Язучы һәм мәгърифәтче – Каюм Насыйри” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде, презентация күрсәтелде.

Китапханәнең уку залында “Милләтебезнең асыл затлары” китап күргәзмәсе оештырылды.