Центральная библиотека

155 ел тулды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нигезләнүгә быелның гыйнваренда 155 ел тулды. Ул Россиядәге һәркем файдалана ала торган җәмәгать китапханәләренең иң әвәлгеләреннән берсе булып санала. Башлангычы Казан шәһәрендә 1865 елның 24 гыйнварында ачылган Казан җәмәгать китапханәсенә барып тоташа. Ә аның нигезен танылган китап сөюче Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсе тәшкил иткән. Кечкенә генә җәмәгать китапханәсе шушы гасыр ярым вакыт эчендә Россиядәге иң зур милли китап хәзинәләренең берсенә әверелде. 

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Китап – халык  хәтере” дип исемләнгән күргәзмә эшли.