Центральная библиотека

"Милләт бакчасының асыл затлары"

23 нче гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның  атказанган фән эшлеклесе, районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 100 ел һәм тумышы белән Югары Кибәхуҗа авылыннан булган язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүт Максудның тууына 120 ел тулу уңаеннан  “Милләт бакчасының асыл затлары” дип исемләнгән әдәби-сәнгати кичә үткәрелде. Чарада районыбыз башлыгы Хазипов Нәҗип Нәкыйп улы, Җөмһүриятебезнең Төньяк төбәге казые, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, фәлсәфә фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан  федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр институты бүлек мөдире  - Солтанов Фәрит Мирза улы, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләге иясе –Гөлзада Гомәр кызы Сафиуллина, Казан Дәүләт университеты философия кафедрасы доценты Ризидә Сафиуллина һәм аның тормыш иптәше,  Яхъя Абдуллинның кызлары Фәридә һәм Зөлфия ханымнар, һ.б., шулай ук районыбыз җитәкчеләре, китапханәчеләр, укытучылар һәм авыл халкы чакырулы иде. Кичә Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсенең фольклор чыгышы белән башланып китеп, Олы Кибәхуҗа үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Мәдәният йорты фойесында “Олуг галимебез хезмәтләре” дип исемләнгән  китап  күргәзмәсе дә оештырылды.