Центральная библиотека

"Бүләк итик йөрәк җылысын"

 3   нче декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре,  инвалидлар декадасы уңаеннан, сәламәтлекләре чикле булган  китап укучылары өчен, "Бүләк итик йөрәк җылысын" дип исемләнгән чара уздырды.  Бәйрәм чарасы түгәрәк өстәл артында үтте. Китап укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, аралаштылар. “Мәрхәмәтлелек бизи кешене” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, “Күңел җылым бизәкләрдә” дигән кул эшләре күргәзмәсе дә зур кызыксыну белән кабул ителде. Кичәдән һәр кунак күтәренке кәеф белән таралды.