Центральная библиотека

"Тормыш матурлыгы әниләрдә"

25 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Әниләр көненә багышланган                  "Тормыш матурлыгы әниләрдә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә һәм киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш – су остасы, Равилә Шайдуллинаның “Карт шомырт хатирәсе” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Очрашуга  Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлек мөдире Нәҗметдинова Люция Масхутовна, методик бүлек хезмәткәре Җамалиева Зәйнәп Әбугалиевна, районыбыз җитәкчеләре, иң күп китап укучы әниләр, әбиләр, китапханәчеләр, укытучылар һәм китап сөючеләр чакырылган иде. Чарада әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, Р.Шайдуллина китабыннан өзекләр укылды. Китап сөючеләрне җыйган әлеге чара, матур һәм эчтәлекле рәвештә алып барылды. Очрашуда катнашучылар, китап авторына үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, гомумән язучы иҗатын тагын да күбрәк ачу мөмкинлеге алдылар. Р.Шайдуллина иҗаты буенча күргәзмә, презентация дә зур кызыксыну белән кабул ителде. Кичәдән һәр кунак күтәренке кәеф белән таралды.