Центральная библиотека

"Ак теләкләр, ап - ак юл сезгә!"

18 октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә «Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә» дип исемләнгән егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде.  Әлеге очрашу кичәсендә ТР Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы, район ветераннар Советы рәисе урынбасары Гыйльмиев Сәлмән Гали улы, Теләченең  “Юнармия” отряды җитәкчесе Гатиятов Рәсип Рәшит улы һәм аның “Яшь армеецлары” катнашты. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 24 егет ватаныбызны сакларга  алына. Кичәдә  егетләргә багышланган  изге теләкләр әйтелде, матур җырлар җырланды.  Очрашу барышында – кичә кунаклары, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын үтәп туган җирләренә исән - имин йөреп кайтуларын теләделәр. Шулай ук китапханәдә “Сагыну сәламнәрем сезгә, авылдашларым” исемле күргәзмә, «Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә» дигән стенд - газета эшләнде һәм презентация күрсәтелде.