Центральная библиотека

"Үз муллыгы белән көзләр килә"

26 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә «Үз муллыгы белән көзләр килә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, көзге темага табышмаклар чиштеләр. Шулай ук укучылар өчен «Үз муллыгы белән көзләр килә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.