Центральная библиотека

"Кабатланмас шәхес"

15 июльдән 28 июльгә кадәр Теләче үзәк китапханәсендә СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны”, Татарстан Республикасының атказанган юристы, дистәләгән мактау грамоталары иясе, якташ язучыбыз, публицист, шагыйрь Фәнил Ислам улы Галиевка 80 яшь тулу уңаеннан,  “Кабатланмас шәхес” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Фәнил Галиев – күпкырлы талант иясе. Ул берничә дистә картиналар авторы, уфология (нормаль булмаган күренешләрне өйрәнү турындагы фән), фотога төшерү, асылташлар җыю белән шөгыльләнә, берничә төрле музыкаль уен коралларында уйный белә, бокс һәм каратэ буенча призлы урыннар яулаган спортчы да. Тормышын, хезмәтен халкына багышлаган Фәнил аганың тормыш юлы, иҗаты китап күргәзмәсе аша яктыртылды һәм укучыларыбызга тәкъдим ителде.