Центральная библиотека

"Экологик сукмак буйлап сәяхәт"

17 июль көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Дуслык» мәктәп яны лагерында «Экологик сукмак буйлап сәяхәт» дигән уен - викторина үткәрделәр. Җәйге каникуллар вакытында безнең китапханә балаларны табигать дөньясына җәлеп итәргә, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлатырга тырыша. Әлеге викторинаны уздырганда без экологик проблемаларга игътибар итәргә һәм катнашучылар белән бергәләп аларны чишү юлларын да табарга тырыштык.