"Табигать - безнең байлыгыбыз"
Балаларның җәйге ялын күңелле оештыру максатыннан, Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре 11 июльдә “Дуслык” җәйге лагерында «Природа - наше богатство» дигән уен - ярыш уздырдылар.
Иң элек балалар үзләренең белемнәрен викторина сорауларына җавап биргәндә күрсәттеләр.
Шулай ук китапханәчеләр балаларны яңа журналлар белән таныштырдылар һәм күзәтү ясадылар.