Центральная библиотека

"Яман гадәт юлдаш булмасын"

26 июнь Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр.

Бу көн уңаеннан Теләче  үзәк китапханәсендә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Яман гадәт юлдаш булмасын" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды. Шулай ук китапханәчеләр ял паркында буклетлар, листовкалар таратты.