Центральная библиотека

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Гаилә – мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак – һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таяныч булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти – әнисеннән, әби – бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала.

Теләче үзәк китапханәсендә “Гаилә – җылы оям”,- дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналына “Библио-пресс” үткәрелде.