Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Тарих эзләре буйлап”

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Тарих эзләре буйлап” проекты нигезендә очрашулар дәвам итә. 13 март көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә, районнан килгән вәкилләр,  өлкән яшьтәге авыл активы катнашында чираттагы очрашу узды. Чарада катнашучылар белән авыл тарихынына үзләреннән зур өлеш керткән һәм тирән эз  калдырган якташларыбыз турында фикер алышулар, “Үз тарихыңны  яхшы бел”  дип исемләнгән күргәзмәдәге материаллар белән танышу булды.  Проект турында һәркем үзенең фикерен җиткерде.