Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Әдәби сәгать үтте

15 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә «Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче  укучылар белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 113 ел булууӊаеннан, «Бар җырымны илгә багышладым» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Бу чараныӊ  максаты булып, балаларда язучыга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса  Җәлилнеӊ  балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, презентация күрсәтте.Укучылар М.Жәлилнеӊ балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен сөйләделәр, шигырьләре буенча рәсем ясадылар. Чара ахырында «Җәлил йөрәгендә шыткан җырлар,бүген безнең йөрәк түрендә” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.