Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Тәмәке тартучы – ул үз-үзенә дошман»

31 май – Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә яшьләр өчен «Тәмәке тартучы – ул үз-үзенә дошман» дигән темага актуаль мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәчеләр бу көннең барлыкка килү тарихы, тәмәке тартуның зарарлы йогынтысы, тәмәке тартуның яшь организмга нинди зыян китерүе турында сөйләделәр. Чара барышында тәмәке тартуга каршы көрәшнең кискен проблемалары күтәрелде. «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» презентациясе күрсәтелде. Фикерләшү барышында яшүсмерләр үсеп килүче организмга никотинның нинди зыян салуын ачыклады. Чара ахырында балалар сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим дигән нәтиҗәгә килде.