Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Китапханә, китап, мин - бергә тугры дуслар»

Китапханә – ул безнең игелекле һәм тугры дусларыбыз - китаплар яши торган йорт. Йорт гади генә түгел, ә тылсымлы. 28 май көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә мәктәп укучылары өчен «Китапханә, китап, мин - бергә тугры дуслар» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Балаларны китапханәчеләр китапханә һәм китаплар белән таныштырды. Китапханәдә укучыларның яраткан китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук укучыларны каталог буенча яраткан һәм кирәкле китапларны ничек эзләргә өйрәтелде. Безнең чара барысына да ошады, балалар яраткан китаплары артыннан китапханәгә еш килергә вәгъдә иттеләр.