Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Аерылгысыз дуслар – әти, әни, китап, мин»

Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көненә багышлап «Аерылгысыз дуслар – әти, әни, китап, мин» дигән әдәби кичә үткәрде.  Мондый чаралар балаларны һәм өлкәннәрне берләштерә, аларга гаилә укуы традицияләрен ныгытырга ярдәм итә. Махсус аурага ия булган китапханә гаиләнең кирәкле ярдәмчесе булып тора, ул китап аша баланың рухи дөньясын үстерүгә ярдәм итә. Китапханә һәм гаилә тырышлыкларын берләштереп кенә, ата-ананың балага китап укуга кызыксыну һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү турындагы сорауларына җавап табарга мөмкин.