Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Роспись футболки”

18 май көнне «Пушкин картасы» кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Роспись футболки” дигән мастер-класс үткәрелде. Мастер-классны алып баручы балаларга эш алымнарын һәм техникасын күрсәтте, ә аннары бөтен процессны мөстәкыйль рәвештә кабатларга мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар да футболкалардагы төсле һәм уникаль рәсемнәрне ничек ясарга, мондый эшне ничек төгәл һәм ышанычлы башкарырга икәнен белә алдылар. Чарада катнашучылар шулай ук футболкаларга язулар яза алдылар, бу балаларның футболкаларына уникальлек өстәде. Балалар эшләрен үзләрнә истәлеккә калдырдылар.