Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Китап хәтерендә сугыш мизгелләре»

7 май көнне Бөек Җиӊүнеӊ 79 еллыгы уӊаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдәге китаплар аша Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш көнкүреш вакыйгаларын   укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.