Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Алар илгә җиңү алып килде"

9 Май - һәр кешенең йөрәгенә аеруча кадерле бәйрәм. Бүген, ягъни 8 нче май көнне, Иске Җөри авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглар, авыл советы, мәдәният йорты хезмәт коллективлары җыелды. Бәйрәмне  сугыш чоры балаларын  үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. башлап җибәрде. Сугыш чоры баласы Галиуллин Илгиз Галиуллович сугыш вакытында күргән авырлыклар турында сөйләде.   Бәйрәм укучыларның җырлары, шигырь, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәм тантанасы ахырында һәйкәл-обелискка чәчәкләр куелды.