Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Сәламәт булуга ни җитә"

7  апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен   пропагандалау  максатыннан,  «Сәламәт булуга ни җитә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Китапханәчеләр балаларга көндәлек режим турында аңлатып буклетлар өләште, кызыклы викторина сораулары һәм сәламәтлек турында табышмаклар әйтеп балаларны ял иттерде.
Чарада балалар кеше сәламәтлеге нидән гыйбарәт һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген ачыкладылар. Көн режимы, дөрес туклану, гигиена мөһимлеге турында сөйләштеләр. Ни өчен чыныгырга кирәклеген һәм тормышыбызда сәламәт йокы нинди роль уйнавын белделәр. Аннан соң төрле күнегүләр башкарылды, гимнастика ясалды.