12 апрельдә Россиядә һәм бөтен дөньяда Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - илебез тормышында мөһим вакыйга һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Удивительный мир космоса” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Балалар кояш системасы, планетада яшәү өчен шартлар турында, җир иярчене - Ай турында белделәр. Шулай ук балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән рәсемнәрне һәм Юрий Гагаринның фотосурәтен карадылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Сожыннан үз тәэсирләрен балалар рәсемнәрендә күрсәттеләр.