Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз»,

Ел саен 1 апрель көнне бөтен планета экологик бәйрәмне — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу ай очраклы сайланмаган, чөнки нәкъ апрель аенда канатлы юлчылар, барлык киртәләрне җиңеп, өйләренә, ояларына кайталар. Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Кошлар көненә багышланган "Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз», дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә  әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар.