Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Весёлая страна Николая Носова""

Н. Носовның туган көне уңаеннан  Иске Җөри авылы модель китапханәсендә 30 март көнне «Весёлая страна Николая Носова" дип исемләнгән  әдәби сәгать узды. Балалар язучы тормышыннан кызыклы фактлар турында белделәр, авторның  әсәрләреннән шаян геройлар белән таныштылар. Китапханәчеләр балаларга авторның тормышы һәм иҗаты турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр. Балалар Н. Носов әсәрләре буенча маҗаралар дөньясында булдылар, зур кызыксыну белән тыңладылар, соңрак геройларның мәзәк хәлләре турында сөйләштеләр. Ахырда Николай Николаевич әсәрләре буенча викторинада  катнаштылар, «Приключение Незнайки и его друзей". мультфильмын карадылар. Яшь укучылар күңелле һәм юмор белән үткән чарадан канәгать калдылар.