Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз”

  7 нче март көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Мирас” клубына йөрүче ханымнар белән бәйрәм чарасы үтте. Чарада ханымнар ике командага бүленеп үзара ярыштылар, үзләренең зирәклекләрен төрле яктан сынадылар. Шулай ук кичәдә әниләр турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Китапханәдә куелган “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.