Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Педагог һәм журналист Виталий Бианкиның тууына 130 ел тулды.

11 февраль көнне язучы–натуралист, педагог һәм журналист Виталий Бианкиның тууына 130 ел  тулды. Әлеге дата  уңаеннан  Иске Җөри авылы   модель китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасына йөрүче  яшь укучыларын В.В. Бианкиның әкиятләрен  карарга чакырды.  Китапханәчеләр укучыларны юбилярның китаплары һәм аның әсәрләренең геройлары белән таныштырдылар. Балалар  В.Бианкиның 300 дән артык әкият, табигать турында хикәяләр язганын белделәр.  Ул үзенең әсәрләрендә урман серләрен ача. Виталий Бианки китаплары укучыга табигатьнең искиткеч серләренә төшенергә ярдәм итә. Чара “Мышонок Пик” әкиятен карау белән тәмамланды