Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе»

   16 январь көнне китап укучылар өчен Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада  балаларга халык авыз иҗаты әсәрләре аша әдәплелек һәм тәрбия орлыклары салынды, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, әдәплелек, дуслык төшенчәләре аңлатылды.  Ватанга чиксез мәхәббәт, гаделлек, чисталык кебек сыйфатлар турында сөйләнде. Укучылар белән төрле биремнәргә җаваплар эзләнде, әхлак тәрбиясе бирә торган мәкальләр барланды.