Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Без бердәм, без – бербөтен”

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.  “Бердәмлек” төшенчәсе  әлбәттә  инде бергә туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкь  менә бердәмлек,татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга  ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге дата  уңаеннан  Иске Җөри авылы модель китапханәсе мәктәпкәчә учреждение белән берлектә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Без бердәм, без – бербөтен”,  темасына мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәчеләр балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына батырлыклары, шулай ук бәйрәм традицияләре, аның Россия өчен әһәмияте турында сөйләделәр.