Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Ак үлемгә юл юк»

26 октябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Ак үлемгә юл юк» дип исемләнгән әңгәмә уздырылды, буклетлар күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы, еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең җәмгыятькә нинди социаль зарар китерүе, провокациягә бирешмәү һәм «юк» дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләрне үтәү турында сөйләнде