Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Мы за мир без коррупции»

21 октябрь көнне Иске Җөри авыл модель китапханә хезмәткәрләре 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Мы за мир без коррупции» дигән темага диалог формасында әңгәмә үткәрделәр. Балалар коррупциянең төшенчәсе белән таныштылар, аның барлыкка килү сәбәпләрен, коррупциянең нәрсә белән куркыныч булуын ачыкладылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр. Катнашучылар  бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позициясен белдерделәр.