Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Китап, спорт һәм мин"

11 октябрь көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре "Китап, спорт һәм мин" темасына сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Алар үз укучылары өчен китап күргәзмәсе әзерләделәр, анда төрле спорт төрләре турында кызыклы мәгълүматләр булган китаплар тәкъдим иттеләр. Балалар «Зарядка для ума” дигән спорт-минутында катнаштылар, анда алар спорт турында табышмакларны чиштеләр. Дәрес ахырында китапханәчеләр балаларга һәрвакыт яхшы кәеф   теләделәр, чөнки яхшы кәеф сәламәтлеккә ярдәм итә. Чара ахырында истәлеккә  фотога төштеләр.