Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Укытучым - канат куючым"

5 октябрь көнне  Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә.  Укытучы һөнәре һәммәбезгә дә кечкенәдән үк таныш. Алар ак кәгазьдәй  сабый күңеленә белем орлыклары иңдерүче, тәрбия бирүче остазлар, хөрмәткә ия булган затлар.  6 октябрь көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары белән "Укытучым -  канат куючым" темасына кичә-очрашу булып узды. Чара башында китапханәчеләр укытучыларга модель китапханә буенча экскурсия үткәрделәр. Укытучылар китапханщнең якты, чиста, матур һәм заманча булуы белән хозурландылар. Кичәбез кызыклы конкурслар һәм уеннар белән үрелеп барды. Чарада катнашучылар мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Биредә шулай ук укытучыларга карата җылы сүзләр һәм яхшы теләкләр яңгырады. Әлеге очрашу һәркемгә бик күп күңелле һәм якты уй-кичерешләр бүләк итте.