Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Путешествие по родному краю"

4 октябрь көнне «Пушкин картасы» кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсе хезмәткәрләре «Туган якка сәяхәт» дип исемләнгән квест-уенын үткәрделәр. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар һәм кызыклы биремнәргә җаваплар бирделәр. Чараның программасында укучыларны төрле мавыктыргыч тукталышлар аша таныштыру каралган иде. "Әдәби" тукталышта укучылар якташ язучылар турында белделәр. «Тарих» тукталышында алар туган якның истәлекле урыннары белән таныштылар.  «Болынлы» тукталышында укучылар туган якта үскән дару үләннәре һәм аларны дөрес куллану турында белделәр. Әлеге квест-уен балалар өчен үз төбәгебезнең тарихы һәм мәдәнияте белән якыннанрак танышу өчен яхшы мөмкинлек булды.