Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Китап буйлап сәяхәт»

Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Читайте нас, листайте нас, и мы всему научим вас» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар китапларның төзелеше турында кызыклы фактлар белделәр. «Китап буйлап сәяхәт» презентациясен карагач, алар тышлык, фоторәсем, баш бит, аннотация, эчтәлек, искәрмә, сүзлек кебек төшенчәләр белән таныштылар. Чара ахырында барлык балалар кирәкле һәм файдалы булган төрле төстәге китап кыстыргычлары ясадылар.