Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Китап йорты китапханә”

30 сентябрь көнне  Иске Җөри  авылы модель  китапханәсендә 1 сыйныфлар  өчен “Китап йорты китапханә” дип исемләнгән библиографик дәрес үтте. Китапханәчеләр балаларны яңа китаплар белән таныштырды, китапның һәрчак  әйбәткә өйрәтүен, хезмәт сөючән, күркәм  кеше булып үсәргә  ярдәм итүен сөйләде. Китапларны саклап тоту кагыйдәсен аңлаттылар. Укучылар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар. Укучыларныӊ һәрберсенә  истәлекле бүләкләр тапшырылды.