Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Без тынычлык яклы”

21 сентябрь көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Халыкара тынычлык көненә багышланган “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән чара узды. Китапханәчеләр балаларга «дөнья» сүзенең мәгънәсен аңлаттылар, бәйрәм тарихы, аңа кадәр булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Аннары барысы бергә тынычлык турында мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшерделәр һәм бу көн истәлегенә тынычлык һәм яхшылык символы булган күгәрчен рәсемен ясадылар, Балалар игелек, намуслылык өйрәтүче, шулай ук чын дуслык турында сөйләүче әсәрләр белән таныштылар.