Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты»

9 сентябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан «Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Лев Толстой искиткеч язучы. Аның әсәрләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә укый. Аның иҗатында, искиткеч көзгедәге кебек, бөтен гасыр дәвамында рус җәмгыяте тормышы чагыла.  Китапханәчеләр укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, язучының иҗаты буенча танып белү уены үткәрәделәр, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар.