Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Китапханәдә экскурсия"

16 июнь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Баландыш төп мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр. Алар китапханәнең заллары, китап фонды, вакытлы басмалар белән таныштылар. Китапханәдә укучылар өчен докладлар, проектлар, хәбәрләр, презентацияләр язу өчен кулланыла торган компьютерлар бар.  Шулай ук биредә  укучылар мәктәптә бирелгән  өй эшләрен дә башкару, китаплар уку белән беррәттән,  төрле кызыклы интеллектуаль уеннар да  уйный алу мөмкинлеге  турында белде.