Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Экскурсия

  Ел саен 27 май көнне илебездә Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 31 май көнне, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм балалары Иске Җөри  авылы    китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәчеләр балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен, аның заллары, китап фонды белән таныштырдылар. Китапханәнең уку залында балалар   кызыклы  китаплар һәм энциклопедияләр укып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып булуын белделәр. Бигрәк тә балаларга “Интерактив глобус”, “Электрон китап” ошады. Экскурсия  укучыларда  бик күп якты хисләр калдырды һәм алар җәйге каникулда китапханәгә әти-әниләре белән кабат килүләре хакында белдерде.