Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Библионочь-2023»

27 май көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе уникенче тапкыр «Библионочь-2023» Бөтенроссия акциясенә кушылды, ул Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында «Бергә укыйбыз» дигән бердәм девиз астында узды. Шул уңайдан Иске Җөри модель китапханәсендә китапханәчеләр җыелды. Алар яңартылган китапханә буенча сәяхәт кылдылар. Кунакларга китапханә турында фото һәм видео материаллар, чиксез үсеш мөмкинлекләре бирә торган яңа мәгълүмати технологияләр күрсәтелде. Әмма бернинди заманча технологияләр дә кулга китап алып укуны алыштыра алмый икәнлеге турында китапханәчеләр белә һәм шуны үсеп килүче буынга аңлатырга тырыша. «Библионочь-2023» хәтердә озак сакланачак, фотолары - яхшы истәлеге булачак.