Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Алга! Поехали»

  26 майда Иске Җөри авыл модель китапханәсе базасында «Алга! Поехали» республика форумы катнашучылары – «Беренчеләр хәракәте” беренчел бүлекчәләре активистлары белән очрашу узды. Чара 27 май Россиякүләм китапханәләр көненә багышланды. Очрашуда Дәүлиева Р.М., Теләче җирлекара китапханә директоры да катнашып укучылар белән аралашты. РДДМ җирле бүлекчәсе җитәкчесе А. Р. Сабирова да катнашты. Чара башында китапханәчеләр форумда катнашучылар өчен экскурсия үткәрделәр.