Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Остазым, укытучым”

2023 ел - Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелә.  Шушы уңайдан 27 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә ветеран укытучыларыбыз, остазларыбыз белән “Остазым, укытучым” дип исемләнгән очрашу булды.  Укытучыларыбыз килүгә китапханә белән танышып чыктылар, китапханәнең якты, чиста, матур, заманча  булуы белән хозурландылар. Кичәбез “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йорүче укучыларның җырлы-биюле чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада катнашучылар мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Бер-берсе белән түгәрәк өстәл артында аралашып, кунаклар бик күп күңелле эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.