Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Матбугат дөньясында"

18 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Матбугат дөньясында" дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Әлеге библиофрешның максаты балаларны газета-журналларны  укуга җәлеп итү, уку культурасын күтәрү, укучылар китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават купере”  журналлары битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкальләр белән якыннан таныштылар. Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. Библиофреш кызыклы һәм нәтиҗәле узды.