Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Роспись футболки”

9 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Роспись футболки” дигән мастер-класс үткәрелде. Мастер-классны алып баручы балаларга эш алымнарын һәм техникасын күрсәтте, ә аннары бөтен процессны мөстәкыйль рәвештә кабатларга мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар да футболкаларга төсле һәм уникаль рәсемнәрне ничек ясарга, мондый эшне ничек төгәл һәм ышанычлы итеп башкару серләрен белә алдылар, Балалар футболкаларны матур һәм мәгънәле итеп бизәде, язулар язды һәм үзләрнә истәлеккә калдырды.