Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 «г» сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.

12 апрель көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 «г» сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр. Кунаклар китапханәнең заллары, китап фонды, вакытлы басмалар белән таныштылар. Китапханәдә укучылар өчен докладлар, проектлар, хәбәрләр, презентацияләр язу өчен кулланыла торган компьютерлар бар.  Шулай ук биредә  мәктәптә бирелгән  өй эшләрен дә башкарырга мөмкин, укучылар  китапханәдә китаплар уку белән беррәттән,  төрле кызыклы интеллектуаль уеннар уйнадылар. Экскурсиядән соң һәркем модель китапханәнең яңа укучылары була алды.