Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул"

12 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул" дигән  темага танып белү сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәчеләр балаларга космосны үзләштерү тарихы, кызыклы фактлар һәм вакыйгалар турында сөйләделәр. Барлык балалар диярлек космоска тартыла, балаларга болытлар артында нәрсә яшерелгәнен белү һәрвакыт кызык. 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин беренче булып «Восток» корабында космоска оча. Бу батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Гагаринның космоска очу көне Космонавтика көне дип игълан ителә. Чара ахырында балалар космос турында документаль фильм һәм йолдызлы этләр «Белка и Стрелка» турында мультфильм карадылар.